Форум » Из истории села » Материалы на татарском языке » Ответить

Материалы на татарском языке

Загреич: Материалы на татарском языке представлены учителем татарского языка и литературы МОУ СОШ с. Абдулово Нигматуллиной Найлей Равиловной.

Ответов - 3

Загреич: Абдул авылының кыскача тарихы, җир-су атамаларының килеп чыгышы ҺӘМ халык авыз иҗаты. 1. Кереш. Туган өен белмәгән, Туган авылын белерме? Туган авылын белмәгән, Туган илен белерме? (татар халык мәкале). Татар халкының шушы мәкаленә таянып туган ягыбызны ныграк өйрәнеп, туган як турында күбрәк белү максатыннан эзләнү эшләре алып барылды. Эш барышында авылыбызның аксакаллары белән очрашып сөйләшергә туры килде. Күп кенә авылларга ҺӘМ алар тирәсендәге кыр-басу, урман, елга-инеш, тауларга ерак заманнарда ук исем бирелгән. Безнең авылга борынгы легенда ҺӘМ риваятьләргә бай авыллардан санала, моны мин авылыбызның олы яшьтәге әби-бабайлары белән очрашып сөйләшкәннән соң ачыкладым. Эзләнү эше барышында миңа Якупов Гибадрахман, Якупов Рәхмәтулла, Нигъмәтуллин Лотфрахман (хәзер алар безнең арада юк) Хөснетдинов Абдрахман бабайлар ярдәм итте. Тел-авыз иҗаты осталары Усманова Фәүзия, Сәйфетдинова Мининур, Байгужина Минзифа әбиләрдән такмаклар язып алынды. Шулай ук топонимнар ҺӘМ микротопонимнар җыйнау өчен сораулыкларны куллану эшләре күпкә җиңеләйтте. Легендалар. 2. Абдул авылының кыскача тарихы ҺӘМ исеменең килеп чыгышы. Авыл исемнәре, барлык төр географик атамалар кебек халык ҺӘМ башка фәннәр өчен гаять МӨҺИМ фәнни мәгълүматлар хәбәр итәләр. Абдул авылы бик борынгы бай тарихлы авыл. Авылның олы яшьтәге кешеләре хәтерләвенчә ул 1840 нчы елда барлыкка килә башлаган. Тәү башлап авылны"Баба-Әкә" исеме белән йөрткәннәр, чөнки елга буена беренче булып бер казах гаиләсе килеп утырган. Казахча бабай сүзе әкә булганга күрә татарлар ике телне (казах, татар ) бергә кушып Баба-Әкә дип йөрткәннәр. Шул ук исем белән авылны да инешне дә атап йөрткәннәр. Авыл бу исем белән озак йөртелмәгән, чөнки Федоровка районыннан Абдулла исемле гаилә башлыгы белән ишле гаилә килеп утыргач авыл Абдулла исемен йөртә башлаган. Тәүдә авылда 5-6 гаилә генә яшәгән, шуннан авыл җайлап үсә башлаган. Барлык мөселман авылларындагы кебек безнең авылга да мәчет салганнар. Мәчетне Ырымбур шәһәрендә яшәгән Әхмәт салдырган. Мәчетнең башында ае, манарасы, азан әйтергә менәр өчен эченнән озын баскычы куелган булган. Мәчет янында агачтан салынган мәдрәсә булган. Мәдрәсәдә Шәмсетдин мулла укыткан. Ул Каргалы авылында муллалар әзерли торган мәдрәсәдә укып кайткан, безнең тирәдәге муллалар арасында белем буенча икенче урында йөргән. Беренче мулла Якшембәттән Азнабаев Гариф булган. Революциядән соң авылдагы мәчет бетерелгән, манарасы аударылган ҺӘМ мәчет бинасын клубка әйләндергәннәр. Әлеге вакытка кадәр мәчет бинасы авылыбызда клуб хезмәтен үти. Авылдагы өйләрнең күбесе салам башлы булган тик унлап өй генә такта, тимер түбәле булган. Алар инде авылның бай яшәгән гаиләләре. Дан тоткан байлар Чирай ҺӘМ Әхмәтгали булган. Чирай бай Габитов Рафаиль яшәгән урында торган, хәзерге вакытта ул урында Нигъмәтуллин Наил гаиләсе белән яши. Әхмәтгали дигән бай Ашраф абый яшәгән урында торган, яши. Чирай ҺӘМ Әхмәтгали байларның маллары күп булган.

Загреич: Җир-су атамалары. Хәзрәт тугае. Авылыбызның "Баба-Әкә" елгасы артында ҺӘМ "Куергазы" елгасы буйлап урнашкан тугай "Хәзрәт тугае" дип аталып йөртелә. Бу тугайдан авылның хәзрәтенең маллары өчен генә печән чаба торган булганнар. Шуның өчен тугай шул исем белән йөртелгән. Хәзерге вакытта бу тугайны сөреп күпьеллык үлән чәчтеләр. Тугайның мәйданы елдан-ел кечерәя бара. Тирә-ягын әрем баскан. Ә элек бу тугайдан чиләк-чиләк җиләк җыя торган булганнар, аллы-гөлле чәчәкләр күзнең явын алып торганнар. Берничә эскерт печән чабып алганнар. Тугайның исеме әлеге көндә дә сакланган. Авыл халкы аны "Хәзрәт тугае" исеме белән йөртә. Мәчет урманы. Авылыбызга ерак түгел зифа буйлы агачлары эре-эре җиләк җимешләре, печәнлекләре белән дан тоткан урманыбыз урнашкан. Ул урманның халык телендә йөргән аерым исемнәре бар. Авылдан барганда зур акланнан соң башланган урманны "Мәчет урманы "исеме белән йөртәләр, чөнки элеке вакытта ул урманнан утынлык тик мәчеткә ягар өчен генә кискәннәр. Башка кешеләргә ул урманнан утын кисү тыелган. Хәзерге вакытта авылда мәчет булмаса да халык телендә урманның исеме "Мәчет урманы "булып йөри. Венер төбәге. Безнең авыл тирәсендә печәнгә мул тугайлар бар. һәрбер тугайга халык исеме кушылган. Шулардай берсе - "Венер төбәге ". Ул "Ташлы - күл" тугаенда урнашкан төбәк. Бу төбәктән ьәр елны Венер исемле кеше генә печән чаба торган булган, башка кеше бу төбәккә кереп тә йөрмәгән. Ул кеше хәзер мәрхүм инде, ә төбәк халык телендә "Венер төбәге " исеме белән йөртелә. Суер уба. Бу төбәк Якшембәт авылына бара торган юлда суң якта урнашкан. Хәзерге вакытта ул төбәк сөренте җиренә әйләнеп беткән, ә элегрәк анда печән чапканнар. Төбәк "Суер уба " дип атала, чөнки элек анда суерлар бик күп булган. Хәзер алар юк, төбәкнең исеме сакланган.

Загреич: Халык авыз иҗаты. Такмаклар. Сәйфетдинова Мининур әбидән җыеп алган такмаклар. 1943 нче елның 7 ноябрендә Абдул авылында туган, әле 61 яшьтә. 1. Сукно киясеңме син, Сатин киясеңме син? Ихлас күңелемнән сөям Әзрәк сизәсеңме син? 2. Аклы ситса күлмәгеңнең Склады унике И дускаем булсаң иде, Гомерлеккә минеке. 3. Аклы күлмәк алам, алам Алам да алга салам Колхозда алдынгы егет Булсаң гына барам. 4. Җиделе лампа якты яна Эчендә мае булса Минем җаный кайтыр әле Эчендә җаны булса. 5. Зәңгәр чиләк матур була Су белән тулса гына Ярны сөюе күңелле Сүзендә торса гына. Төртмәле, кара-каршы әйтешә торган такмаклар. Кызлар: Шырпы кабы, шырпы кабы Шырпы кабы бушаган Безнең авыл егетләре Шүрәлегә ошаган, Егетләр: Сикереп төштем бакчага Бастым бакыр акчага Бездә кызларны саталар Унике тиен акчага. Кызлар: Тутырганнар тутырма, Тутырганнар тутырма Йокың килсә кайтып йокла Кукыраеп утырма. Егетләр: Син дә матур үзеңә Мин дә матур үземә Әтәч кикиреге кебек Күренәсең күземә. Усманова Фәүзия әбидән язып алган такмаклар. 1938 нче елда туган, әлеге көндә 67 яшь. 1. Яшь чагында ьәр кеше дә Рәхәт гомер кичерә Ләкин яшьлек күпкә бармый Тормыш агу эчерә. 2. Күлмәгем кара буйлы Күлмәгем кара буйлы Иң яраткан сөйгәнем 36 нчы елгы. 3. Саратский гармуннарны Уйныйбыз тартып-тартып Роза гөле кыйммәтле гөл Син шул гөлләрдән артык. 4. Фамилиясе Усманов Ташлап киткән ярлар өчен Йөрмәм инде уфтанып. Байгужина Минзифа әби. Такмаклар. 1. Шәлем аклы, шәлем аклы Шәлем аклы шакмаклы Рәшәткеләп куяр идем Сез йөрегән сукмакны. 2. Әй Зәрги, Зәем Вәй Зәрги, Зәем Ябын шәлең, ябын шәлең Ябын Гөлчирәкәем. 3. Өстәлләрдә алтын тарак Куйдым чәчемне тарап Тышка чыксам уйлап керәм Үткән гомергә карап. Нәтиҗә: Туган якның җир-суына, урман-тугайларына бәйле авыз иҗаты авыл халкының тормыш тәҗрибәсе, акылын күңел күркен чагылдыруы белән Әһәмиятле. Алар халыкның тарихын, көнкүрешен, дөньяга карашын, кыскасы рухи байлыгын аңларга ярдәм итә.




полная версия страницы